ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казахстан галиме: Атлар дөньяда беренче булып казах далаларында кулга ияләштерелгән

15 март 2019, 16:19 , Фото: Рамиль Гали

Казахстан галиме: Атлар дөньяда беренче булып казах далаларында кулга ияләштерелгән Казан Кремлендә Казахстан территориясендәге "Алтын кеше" археологик табылдыгына бәйле күргәзмә ачыла, күргәзмәдә атчылыкка бәйле экспонатлар да була.

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Атлар кешелек тарихында иң беренче мәртәбә казах далаларында кулга ияләштерелгән. Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министрлыгында "Бөек дала: тарих һәм мәдәният" күргәзмәсе ачылу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә казах галиме, профессор Зайнолла Самашев әйтте.

  • Казан Кремлендә бүген Казахстан территориясендәге "Алтын кеше" археологик табылдыгына бәйле күргәзмә ачыла. Күргәзмә Казахстанның "Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте" проекты кысаларында эшли.

Күргәзмәне алып килүчеләрнең берсе профессор Зайнолла Самашев әйтүенчә, экспонталар арасында археологик табылдыклардан тыш, этнографик материаллар да, атчылык белән бәйле кызыклы мәгълүматлар да бар.

“Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаевның мәкаләсеннән соң “Алтын кешенең сәяхәте” проекты концепциясенә төзәтмәләр кертелде. Экспонатлар составына атчылык буенча мәгълүматлар өстәлде. Мәкаләдә далада яшәгән халыклар дөнья цивилизациясенә нәрсә бирүе турында сүз бара иде”, дип аңлатты казах галиме.

“Казах далаларында кешелек тарихында беренче тапкыр атлар кешегә ияләштерелгән – шул ачыкланды. Бу дөнья мәдәниятенә кертелгән зур өлеш. Безгә шуны күрсәтергә кирәк иде. Бу Казахстанныкы гына түгел, Россия галимнәре тарафыннан расланган мәгълүматлар. Моны Америка, Бөекбритания галимнәре дә өйрәнде”, - диде Зайнолла Самашев.

  • Күргәзмә 17.00 сәгатьтә Казан Кремленың “Манеж” күргәзмәләр залында ачыла. Ул бер ай дәвамында эшләячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10