ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкорт халкын үстерү стратегиясенең иң яхшы концепциясенә ачык бәйге игълан ителде

15 март 2019, 16:15

Конкурста республикада яшәүчеләр дә, Башкортстаннан читтә гомер итүчеләр дә катнаша ала.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Бөтендөнья башкорт корылтае (конгресс) Башкорт халкын үстерү стратегиясенең иң яхшы концепциясенә ачык бәйге игълан итте. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Авторларга әлеге стратегиянең нигезенә ятачак төп элементларны һәм максатларны, шулай ук аны гамәлгә ашыруның механизмнарын билгеләргә кирәк.

Бәйгедә катнашу өчен материаллар электрон презентация рәвешендә тәкъдим ителергә һәм барлык төп идеяләрне дә чагылдырырга тиеш. Конкурста республикада яшәүчеләр дә, Башкортстаннан читтә гомер итүчеләр дә катнаша ала. Бәйгегә гаризалар 29 мартка кадәр кабул ителәчәк.

Барлык эшләргә дә эксперт советы бәя бирәчәк, алар матбугатта дөнья күрәчәк, иң яхшы концепция исә стратегиянең нигезенә ятачак. Хәлиткеч проект составына иң кызыклы тәкъдим авторлары кергән команда тарафыннан әзерләнәчәк. Иң актив авторларны V Бөтендөнья башкорт корылтаена делегатлар сыйфатында чакыру күздә тотыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10