ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министрына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

15 март 2019, 15:45 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министрына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады «Әлеге җинаятьтә катнашы булган һәркем үзенә лаеклы җәзасын алыр дип ышанам», - диелә телеграммада.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министры Джасинда Ардернга Крайстчёрч шәһәрендә террор акты булу сәбәпле кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта Россия Президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Намазга җыелган тыныч гражданнарга һөҗүм үзенең рәхимсезлеге белән бөтен дөньяны тетрәтте. Әлеге җинаятьтә катнашы булган һәркем үзенә лаеклы җәзасын алыр дип ышанам», - диелә телеграммада.

Владимир Путин искәрткәнчә, Россиядә үз туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең тирән кайгысын уртаклашалар һәм барлык яралыларның тизрәк савыгуына өметләнәләр.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10