ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казахстан Казанга археологик сенсациясен алып килде

15 март 2019, 15:00 , Фото: Рамиль Гали/архив

Казахстан Казанга археологик сенсациясен алып килде Казан Кремлендә "Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте" проекты кысаларында күргәзмә ачыла.

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Казахстан Казанга археологик сенсациясен алып килде - Казан Кремлендә бүген "Алтын кеше" археологик табылдыгына бәйле күргәзмә ачыла. Татарстан мәдәният министрлыгында "Бөек дала: тарих һәм мәдәният" күргәзмәсе ачылу уңаеннан матбугат конференциясе бара.

"Әлеге күргәзмәне Казахстанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күреп, Казахстанга алып килергә тәкъдим итте", - диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

"Мондый күргәзмәләр тарихыбызны тирәнрәк өйрәнергә ярдәм итә", - диде "Казан Кремле" музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева, проектның масштаблылыгын бәяләп. 

Казахстан вәкилләре әйтүенчә, "Алтын кешенең дөнья музейлары буйлап сәяхәте" алга таба да дәвам итәчәк. Күргәзмә бөтен җирдә дә кызыксыну тудыра.

Күргәзмә Казанда бер ай дәвам итәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10