ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Санкт-Петербургта "Мулла" һәм "Байгал" фильмнарын күрсәтәчәкләр

15 март 2019, 14:34 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Санкт-Петербургта Төньяк башкалада Татарстан киносы көннәре уза.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре кысаларында "Мулла" һәм "Байгал"  фильмнарын тәкъдим итәчәкләр. Чараны Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән "Татаркино" дәүләт учреждениесе оештыра. Бу турыда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

23-24 мартта Петербургта яшәүчеләр Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңгән фильмнар белән таныша алачак. Шулай ук Татарстан кинематографистларының тамашачыларда зур кызыксыну уяткан эшләрен тамаша кыла алачак. Алар арасында "Оссана" һәм "Наш проповедник" фильмнары да бар.

Чара Журналистлар йортында узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10