ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мөслим гимназиясе директоры: БДИ булганда, рус телендә укытуны сораячаклар

15 март 2019, 13:51 , Фото: Рәмис Латыйпов

Мөслим гимназиясе директоры: БДИ булганда, рус телендә укытуны сораячаклар Татар гимназиясе исәпләнсә дә, гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә рус телендә укытыла.

(Мөслим, 15 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Мөслим гимназиясе директоры Азат Мирзаянов фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары булганда, ата-аналар төгәл фәннәрне рус телендә укытуны сораячак. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына әйтте.

Бүген Мөслимгә Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары килде. Район белән таныштыру программасы нигезендә, беренче эш итеп кунакларны гимназиягә алып килделәр.

"Татар-информ" журналисты белешкәнчә, гимназиядә татар теле һәм әдәбиятыннан кала барлык фәннәр дә рус телендә укытыла. Югары классларда атнасына ике дәрес татар теле, бер дәрес әдәбият каралган. Директор әйтүенчә, гимназия татар гимназиясе санала.

"Төгәл фәннәрне татарча укытырга кирәк түгел димим, - диде директор Азат Мирзаянов, "Татар-информ" хәбәрчесенең соравына аңлатма биреп. - Бердәм дәүләт имтиханнары булганда, сорау рус телендә укытуга булачак. Бу БДИның сәясәте бит инде. БДИ башка форматта булганда, татарча укытырга мөмкин булачак. Без укыдык бит татарча, чөнки БДИ юк иде, имтиханны үз мәктәбеңдә татарча биреп чыгасың. Таләпне БДИ куя", - диде ул.

Ул төгәл фәннәрне татар телендә укытып карау практикасы булмавын әйтте. Дөрес, берничә ел элек 5-6 классларда географияне татарча укытып караганнар.

Директор әйтүенчә, мәктәптә - татар мохите, элмә такталар татар телендә. Ата-аналар туган тел дип татар телен сайлаган. "Мөслимдә, киресенчә, рус телен өйрәнү проблемасы бар, практика җитми, чөнки урамда да, өйдә дә татарча сөйләшәләр", - диде ул.

"30 елдан Мөслимгә килеп карарсыз, монда татар теле бетмәячәк. Татар теле бетә дип йөрүчеләр бетерә инде аны", - диде Азат Мирзаянов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10