ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Хәвеф-хәтәр

Мостай Кәримнең улы язучы, тәрҗемәче Илгиз Кәримов вафат булган

15 март 2019, 13:09 , Фото: bashinform.ru

Мостай Кәримнең улы язучы, тәрҗемәче Илгиз Кәримов вафат булган Ул балкан, татар, чуваш язучылары әсәрләрен тәрҗемә иткән.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Мәскәүдә язучы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Мостай Кәрим исемендәге фондны гамәлгә куючы, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов вафат булган. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Ул Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» (1977), «Авыл адвокатлары» (1989), «Гомер мизгелләре» (2004) әсәрләрен тәрҗемә иткән.

Шулай ук ул балкан, татар, чуваш язучылары әсәрләрен дә тәрҗемә иткән.

Илгиз Кәримов - әдәби эсселәр, театраль тамашалар авторы. Алар арасында Рус театры өчен «Помилование» повесте буенча Айдар Хөсәенов белән бергә эшләгән «Луна и листопад», Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры өчен «Батя Ялалетдин» әсәрләре бар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10