ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин Татарстан Социаль иминият фонды хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте

15 март 2019, 13:18 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Татарстан Социаль иминият фонды хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте Кама Тамагы районының элеккеге башлыгы Павел Лоханов Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе итеп билгеләнде.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Россия Социаль иминият фонды рәисе Андрей Кигим белән Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Социаль иминият фонды хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр.

“Павел Николаевич “Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч”, “Политология” һәм “Экономика” белгечлеге буенча Казан федераль университетын тәмамлаган. Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. Соңгы эш урыны – Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы”, - диде Алексей Песошин.

Официальное представление П.Н. Лоханова в должности Управляющего ГУ-РО ФСС РФ по РТ. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин.

Фонд җитәкчелеге төбәк бүлеге алдына җитди бурычлар куйган. “Фондның илкүләм проектлардагы бурычларны алдан үтәп баруы күңелле хәл. Әлегә барысы да цифрлы икътисад, сәнәгать 4.0 турында сөйли генә, сез бу юнәлештә алга барасыз, ул күренә”, - диде Татарстан Премьер-министры.

Татарстан Хөкүмәте башлыгы шулай ук хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртте. Аның сүзләренчә республикада уңай динамика күзәтелә – 2018 елда производствода үлем очраклары 9 процентка кимегән. “Бу мәсьәлә буенча профилактика һәм даими игътибар белән генә уңай динамикага ирешергә мөмкин, - диде ул. - Инвалидларны үз вакытында тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итмәү очраклары бар. Бу мәсьәләгә дә игътибар итәргә кирәк”.

Татарстан буенча Социаль иминият фонды бүлеге идарәчесе вазифасы 2018 елның декабрендә бушады. Элеккеге җитәкчесе Рамил Гайзатуллин “Ак Барс Капитал”га күчте.

Официальное представление П.Н. Лоханова в должности Управляющего ГУ-РО ФСС РФ по РТ. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В. Песошин.

Алексей Песошин белән Андрей Кигим фондның төбәк бүлеге элеккеге җитәкчесенә башкарган эше өчен рәхмәт әйттеләр. “Бу юнәлештә зур проблемалар булмау, сезнең хезмәтегез”, - диде Татарстан Премьер-министры.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10