ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанның Вахитов районы суды рәисе Фәнис Мусин эшеннән китте

15 март 2019, 11:17

13 мартта Татарстан Республикасы судьяларының квалификацияле коллегиясе судьяның вәкаләтләрен туктаткан.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы суды рәисе Фәнис Мусин отставкага китте. Бу турыда Татарстан Республикасы судьяларының квалификацияле коллегиясе рәсми сайтында хәбәр ителә.

13 мартта Татарстан Республикасы судьяларының квалификацияле коллегиясе судьяның вәкаләтләрен туктаткан. Фәнис Мусин күптән түгел үз теләге белән эштән китү турында гариза биргән булган.

  • Фәнис Мусин Вахитов районы судын 2007 елдан бирле җитәкләгән. 2013 елда икенче срокка билгеләнгән. Ул Татарстанның атказанган юристы һәм психология фәннәре кандидаты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10