ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Авыл

Баулы районы башлыгы: Быел без су проблемасын хәл итәргә тиеш

15 март 2019, 11:41 , Фото: Рамиль Гали

Баулы районы башлыгы: Быел без су проблемасын хәл итәргә тиеш Татарстанның Баулы районында су белән тәэмин итү системасын яхшырту өчен 300 миллион сум акча кирәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Быел Баулы районы хакимияте су белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә җыена. Бу турыда район башлыгы Рамил Гатиятуллин «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

Узган ел Баулыда һәм Кызыл Яр авыл җирлегендә яшәүчеләр суның еш бетүенә һәм аның сыйфатына зарланды. Бу район өчен кискен проблема диде Рамил Гатиятуллин. «Су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен 300 миллион сум чамасы акча кирәк. Бу проблеманы быел хәл итәргә кирәк. Бу безнең бурыч. Эссе көннәрдә су һәр кулланучыга барып җитәргә тиеш», — диде ул.

2018 елда Кызыл Яр авылында өстәмә скважина куеп, проблеманы хәл иттеләр.

«Районның хисап сессиясендә республика Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу проблема буенча күп фикер алыштык, «Водоканал» предприятиесен тулы көченә эшләтеп җибәрү буенча план төзелде. «Татнефть» ягыннан аңлау таптык. Быел бу проектларга билге акча кертеп, безнең шәһәрне эчә торган су белән өзлексез һәм тулысынча тәэмин итә алырбыз дип өметләнәм», — диде район башлыгы.

Суның сыйфатына килгәндә, Татарстанның көньяк-көнчыгышында чыга торган су каты диде Рамил Гатиятуллин. Район хакимиятенең бер проекты – суны йомшарту буенча корылма төзү.

«Әгәр безнең инвестицион проектлар гамәлгә ашырылса, бу мәсьәләләр хәл ителәчәк. Бүген финаслау өчен чыганаклар эзлибез», — диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10