ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Рафис Борһанов уздырган киңәшмә WorldSkills Russia чемпионатына әзерлеккә багышланды

15 март 2019, 11:05 , Фото: mon.tatarstan.ru

Рафис Борһанов уздырган киңәшмә WorldSkills Russia чемпионатына әзерлеккә багышланды Киңәшмәдә 2019 елда һөнәри белем бирү буенча республика системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләштеләр.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). 14 мартта Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов көллият һәм техникумнар җитәкчеләре белән Татарстанда һөнәри белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм WorldSkills Russia чемпионатына әзерләү буенча киңәшмә үткәрде. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә “Ворлдскиллс” – “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге” автоном коммерцияле булмаган төбәк координацион үзәге вәкилләре, һөнәри белем бирә торган оешмалар филиаллары мөдирләре, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы комитеты вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында 2019 елда һөнәри белем бирү буенча республика системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, һөнәри белем бирә торган оешмаларга карата контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Шулай ук республика җыелма командасын 2019 елда Казанда узачак “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII чемпионаты ярымфиналларына һәм финалына әзерләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

  • Татарстан Президенты боерыгы белән 2019 ел республикада Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10