ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда бара торган троллейбус артына балалар ябышып йөргән

15 март 2019, 10:31 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Казанда бара торган троллейбус артына балалар ябышып йөргән Экстремал малайларны Павлюхин урамында Филармония янында күргәннәр.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Казанда хәрәкәт итә торган троллейбус артына тотынып баручы укучы балаларны видеога төшергәннәр. Шаһитлар видеоны социаль челтәрләрдә таратты.

Беренчел мәгълүматлар буенча, экстремал укучыларны Павлюхин урамында Филармония янында күргәннәр. Видеода өч баланың хәрәкәт итә торган троллейбусның артындагы баскычка йөгереп килеп менүе күренә. Үсмерләр өчәүләп металл корылмага тотынып барырга тырыша. Малайларның берсе баскычтан югарырак үрмәли.

Малайларның куркыныч мавыгулары ничек тәмамлануы билгесез.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10