ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Пекин университеты галиме Казанда Урда институтлары темасына багышланган лекция сөйләячәк

15 март 2019, 10:12

Казанда тарихчы, журналист, Пекин университетының Yenching академиясе магистранты Камил Галиев белән очрашу була.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). 16 мартта Казанның “Смена” мәдәни үзәгендә “Урда деспотлыгы һәм татар сәяси традициясе турында миф” темасына лекция була. Тарихчы, журналист, Пекин университетының Yenching академиясе магистранты Камил Галиевнең лекциясе Урда институтлары темасына багышланачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

"Россиядә җәмәгатьчелек аңының үсеш буенча инфантильлеге әйләнә-тирә мохитнең барлык тискәре күренешләрендә чагыла. Сүгенү сүзләреннән алып ришвәтчелеккә кадәр булган күренешләр исемлеге Урда мирасына тагыла. Бу бигрәк тә деспотлык чыганаклары турындагы мәсьәләгә кагыла. Аның Урдадан калуы ачык һәм исбатлауга мохтаҗ түгел дип санала", диелгән әлеге хәбәрдә.

Камил Галиев фикеренчә, ачык чыганакларда Урда һәм Урданың соңгы (мисал өчен Кырым) ханнарының хакимияте чикләнгән һәм Европа монархларының хакимиятенә караганда күпкә чикләнгән булуы турында билгеле. Бу Урданың  институциональ мирасы конституцион һәм деспотлыкка каршы булуы турында сөйли, диелгән бу хәбәрдә.

Чара Казанның Борһан Шаһиди урамындагы 3 йорт адресы буенча узачак. Лекция 16.30 сәгатьтә башлана, 30 минут дәвам итә. Сорауларга һәм фикер алышуга 45 минут каралган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10