ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сызрань татары түрәләрнең татар балалар бакчасын ачуга каршылык күрсәтүен әйтте

15 март 2019, 08:12 , Фото: Абдул Фархан

Сызрань татары түрәләрнең татар балалар бакчасын ачуга каршылык күрсәтүен әйтте Татар автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов фикеренчә, бу илдәге системага да, татарларның битарафлыгына да бәйле.

(Мөслим, 15 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Самара өлкәсе Сызрань шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов әйтүенчә, җирле түрәләр татар балалар бакчасын һәм мәктәптә татар классын ачуга каршы. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

"Мин өч ел инде балалар бакчасы ачу артыннан йөрим. Өлкә министры белән дә очраштым, сүздә барысы да риза. Урыннардагы түрәләр тарафыннан каршылык бара. Беркем дә берни дә эшләргә теләми. Бер татар классы да оештырылмый, татар укытучысы бар. Шуңа бер штат ача алмыйбыз", - диде ул.

Ринад Шәрәфетдинов фикеренчә, бу һәрвакытта да милли сәясәт белән бәйле түгел. "Система шундый - түрәләр гомумән берни эшләмәү яклы. Астагы кеше эшләсә, өстәгесенең эшләмәгәне күренә. Шуңа күрә эшләүче барлыкка килсә, аңа барысы да каршы чыга. Ә нигә эшләргә? Хезмәт хакы болай да бара бит", - ди ул.

Автономия рәисе, кануннар яртылаш кына үтәлсә дә, вазгыять башкача булыр иде дигән фикердә. "Президент милли телләрне саклау яклы, законнар бар. Татар телен укытырга 450 мең сумлык федераль грант оттык. Грант отар өчен үзебез 2,5 млн кертергә тиеш. Ә муниципалитет бер тиен бирми генә түгел, каршылык күрсәтә, мөрәҗәгатьләр җавапсыз кала", - диде ул.

Ул шулай ук татар халкының битарафлыгын да билгеләп үтте. "Былтыр татар теле курсларына 70 кеше килгән иде, быел 30. Татар телен өйрәнегез дип үгетлибез. "Нәрсәгә кирәк ул?", - диләр. Үз телеңә ничек шулай карарга була? Мотивация юк, халык аморф. Бөтен халык җыелышып чыкса, билгеле татар бакчасы ачарлар иде. Рус халкының татар телен яклап чыгу шансы зуррак", - ди ул.

  • Сызрань шәһәрендә 170 мең кеше яши, шуның 10 меңе - татарлар. Шәһәр татар милли-мәдәни оешмасы мәгълүматлары буенча, татарлар 18 мең. Җирле автономиянең бинасы бар, анда татар теле дәресләре, чаралар уза. "БДИны татарча уздыру максатын куя да алмыйбыз. Сөйләм телен булса да саклыйсы иде", - диде ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10