ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

15 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

15 март 2019, 21:00

15 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәрнең саны меңнән артып киткән, мөфти Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылырга чакырады.

Мөслим башлыгы: Телебезне сакласак, инновация дә, киләчәк тә була / Рамил Муллин, телне саклау максатыннан парк һәм скверларга милли атамалар бирдергән.

Мөслим башлыгы: Телебезне сакласак, инновация дә, киләчәк тә була

Татарстанда "Ел укытучысы" исеме билгеле булды / Беренче урын өчен 400 мең сум күләмендә акчалата бүләк тә тапшырылачак.

Татарстанда

Сызрань татары түрәләрнең татар балалар бакчасын ачуга каршылык күрсәтүен әйтте / Татар автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов фикеренчә, бу илдәге системага да, татарларның битарафлыгына да бәйле.

Сызрань татары түрәләрнең татар балалар бакчасын ачуга каршылык күрсәтүен әйтте

Татарстан мөфтие Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылырга өндәде / Әлеге вәхшилекне кылучы бәндәләргә кешеләр дип әйтергә тел әйләнми, ди Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Яңа Зеландия фаҗигасе корбаннары рухына дога кылырга өндәде

Казахстан галиме: Атлар дөньяда беренче булып казах далаларында кулга ияләштерелгән / Казан Кремлендә Казахстан территориясендәге "Алтын кеше" археологик табылдыгына бәйле күргәзмә ачыла, күргәзмәдә атчылыкка бәйле экспонатлар да була.

Казахстан галиме: Атлар дөньяда беренче булып казах далаларында кулга ияләштерелгән

Галим Фәнзилә Җәүһәрова: Бүгенге көндә ир-атларга коточкыч авыр дип исәплим / Традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова бүгенге көндә ир-атның ир-ат булуын дәлилли алырлык хатын-кызлар бик аз дип саный.

Галим Фәнзилә Җәүһәрова: Бүгенге көндә ир-атларга коточкыч авыр дип исәплим

Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министрына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады / «Әлеге җинаятьтә катнашы булган һәркем үзенә лаеклы җәзасын алыр дип ышанам», - диелә телеграммада.

Владимир Путин Яңа Зеландия Премьер-министрына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады

Рафис Борһанов “Ана теле” онлайн мәктәбе мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга өндәде / Ул төбәкләрнең татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итүдә бурычлы булуын искәртте.

Рафис Борһанов “Ана теле” онлайн мәктәбе мөмкинлекләреннән активрак файдаланырга өндәде

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды / Аның урынбасары Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов булды.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды

Татар халкының үсеш стратегиясен төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрнең саны меңнән артып киткән / Васил Шәйхразиев Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татар халкының үсеш стратегиясе турында сөйләде.

Татар халкының үсеш стратегиясен төзүгә кагылышлы тәкъдимнәрнең саны меңнән артып киткән

Тинчурин театры артистлары Хәлил Мәхмүтов каберенә зыярәт кылды / "Ул театрны яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте", - ди Зөфәр Харисов.

Тинчурин театры артистлары Хәлил Мәхмүтов каберенә зыярәт кылды

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе кысаларында Остаз көнендә катнашты / Татарстан Президенты 2018 елдан алып Бөтенроссия идарәчеләр бәйгесе остазы булып тора.

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесе кысаларында Остаз көнендә катнашты

Алексей Песошин Татарстан Социаль иминият фонды хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте / Кама Тамагы районының элеккеге башлыгы Павел Лоханов Татарстан Социаль иминият фонды җитәкчесе итеп билгеләнде.

Алексей Песошин Татарстан Социаль иминият фонды хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте

Мөслимдә 2019 ел "Рухи-әхлакый үсеш елы" дип игълан ителгән / Район башлыгы Рамил Муллин фикеренчә, әхлак булганда гына нәтиҗәгә ирешеп була.

Мөслимдә 2019 ел

Алсу Хәсәнова-Булут исемендәге премия лауреаты игълан ителде / Диплом "Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Чулпан Гарифуллинага тапшырылды.

Алсу Хәсәнова-Булут исемендәге премия лауреаты игълан ителде

Мөслим предприятиясе авыл хуҗалыгы тракторлары җитештерүче статусын алырга җыена / "Агромастер" илдә тәгәрмәчле авыр тракторлар җитештерә торган икенче заводка әйләнергә мөмкин.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10