ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Буада өлкәннәргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк

15 март 2019, 07:00

Буада өлкәннәргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк Район авыл җирлекләрендә өлкәннәргә ярдәмгә барлыгы 60 волонтер – укытучылар, мәдәният белгечләре, китапханәчеләр һәм башкалар ярдәмгә киләчәк.

(Буа, 15 март, "Татар-информ", "Байрак"). Буада өлкәннәргә цифрлы телевидениене көйләргә волонтерлар ярдәм итәчәк. Кичә алар моңа үзләре өйрәнү өчен район Советының утырышлар залына семинарга җыелдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район авыл җирлекләрендә өлкәннәргә ярдәмгә барлыгы 60 волонтер – укытучылар, мәдәният белгечләре, китапханәчеләр һәм башкалар ярдәмгә киләчәк. Бүген укуга аларның яртысы килде.

“Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге”нең Тәтеш филиалы цехы начальнигы Венер Мостаев, белгечләре санлы телевидениене, аны кабул итү өчен булган өстәмә җайланмаларны тоташтыру һәм көйләү тәртибен күрсәттеләр, махсус буклетлар өләштеләр. Соңыннан аларга волонтер таныклыклары тапшырдылар.

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев әйтүенчә, районда цифрлы телевидениене иң ерак авылларда да карый алачаклар. Белгәнебезчә, аналоглы телевидениене Татарстанда өзү 3 июньдә башланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10