ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районында күп сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырылды

15 март 2019, 06:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районында күп сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырылды Саву аппаратлары өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга бирелә.

(Әлки, 15 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының сигез авыл җирлеге башкарма комитеты өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Берничә ел элек районда күп сыер асраучыларга саву аппаратлары бирелеп килде. Менә район җитәкчелеге әлеге күркәм традицияне яңартырга булды.

Күптән түгел узган сөт тапшыручылар һәм сөт җыючылар слетында Апак, Түбән Кәчи, Базарлы Матак, Түбән Әлки, Ташбилге, Карга, Иске Камка һәм Иске Алпар авыл җирлекләре җитәкчеләре күп савым сыерлары асраучыларга саву аппаратлары алу өчен 10 мең сумлык сертификатлар тапшырды.

Сигез шәхси хуҗалык әлеге бүләккә ия булды. Шундый ук сертификатларны үзләренең сөт тапшыручыларына башка авыл җирлекләре башкарма комитетлары да әзерли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10