ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе районы җитәкчеләре студентлар белән очрашты

15 март 2019, 00:00

Җитәкчеләр егет-кызларның укулары белән кызыксындылар, диплом алгач районда эшкә көтүләрен әйтте.

(Әгерҗе, 15 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Сергеев, спорт бүлеге начальнигы Илдар Идиятов, “Олимп“ спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Әгерҗе районыннан белем алучы студентлар белән очрашты. Бу турыда җирел басма хәбәр итә.

Әлеге академиядә районнан 31 егет-кыз укый. Аларның унысы быел укуын тәмамлый, унысы – беренче курс студенты. Җитәкчеләр егет-кызларның укулары белән кызыксынды, диплом алгач районда эшкә көтүләрен әйтте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10