ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә экологлар закон бозу очрагын ачыклаган

15 март 2019, 01:00

Күпфатирлы йорт каршында канализация суларының тулган коедан канализация суларының җирлек рельефына агызылуы ачыкланган.

(Әлмәт, 15 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә инспекторлар Ленин урамында туфракны агынты сулар белән пычрану очрагын ачыклаган. Бу турыда җирел басма хәбәр итә.

Тикшерү җирле халык гаризалары буенча үткәрелә. Күпфатирлы йорт каршында канализация суларының тулган коедан канализация суларының җирлек рельефына агызылуы ачыкланган. Белгечләр пычранган туфрак үрнәген алып анализ ясаган.

Анализдан күренгәнчә, биредә аммонийлы азотны концентрациясе рөхсәт ителгән күләмнән артып киткән. Бу очрак буенча чаралар күрү өчен экологлар шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10