ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре язгы кыр эшләре турында сөйләште

14 март 2019, 23:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре язгы кыр эшләре турында сөйләште Бу язда районда 43 мең гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырыла.

(Әлки, 14 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре алда торган язгы кыр эшләре белән бәйле проблемалар турында сөйләштеләр, бурычлар билгеләделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

2019 ел уңышы өчен 7 мең 844 тонна кондицияле орлык запаска салынган, көздән 25 мең 800 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Ел дәвамында машина-трактор паркы шактый яңартылган – 154 миллион 600 мең сумга 21 берәмлек техника сатып алынган.

Районда терлекләр саны гаять зур. Ә менә ветеринария хезмәткәрләре җитешми. Бүген терлекчелек комплексларына, фермаларга ким дигәндә 10 ветеринар кирәк. Шулай ук агрономнарга, инженерларга кытлык бар. Идарә җитәкчесе әйтүенчә, ветеринария вузларында бүген районнан 10 кеше генә белем ала. Соңгы 2-3 елда бу юнәлеш буенча бер егет-кыз да укырга кермәгән. Агроном белгечлегенә бездән 22 студент укый.

Авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләр, белгечләр алдында район башлыгы Александр Никошин да чыгыш ясады. Ул алда торган язгы кыр эшләренә әзерлек темпын бермә-бер арттыру бурычын куйды. 

Бу язда районда 43 мең гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Шуның 17 мең гектары – бөртеклеләр, 6252 гектары – бөртек өчен кукуруз, 15 мең гектары – техник культуралар (моның 12 мең гектары көнбагыш).

Александр Никошин язгы эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкару өчен бүгеннән барлык әзерлек чаралары күрелергә тиешлегенә басым ясады.

Җыелыш азагында узган ел уңышлы хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре бүләкләнде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10