ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

“Камал мәктәбе” Чеховның “Өч сеңел” тәрҗемә әсәре турында фикер алышырга чакыра

14 март 2019, 21:39 , Фото: архив/Рамиль Гали

“Камал мәктәбе” Чеховның “Өч сеңел” тәрҗемә әсәре турында фикер алышырга чакыра Кунаклары арасында әлеге спектакльдә катнашкан артистлар – Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова, Люция Хәмитова, Илдар Хәйруллин, Радик Бариев булачак.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Камал театрының “Камал мәктәбе” үз тамашачысын унбишенче дәресенә чакыра. Кече залда тәрҗемә әсәре -  Антон Чеховның “Өч сеңел” спектакленең видеоязмасы күрсәтеләчәк. Бу турыда театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Спектакльнең видеоязмасын караганнан соң, фикер алышуда аның режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең дә катнашуы көтелә. Экспертлар исемлегендә Нияз Игьламов, Айгөл Габәши һәм Елена Шевченко бар. Фикер алышуга яшь режиссерлар Әминә Миндияр белән Лилия Әхмәтова да чакырулы.

“Камал мәктәбе” кунаклары арасында әлеге спектакльдә катнашкан артистлар – Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова, Люция Хәмитова, Илдар Хәйруллин, Радик Бариев булачак.

  • “Камал мәктәбе” – театрның белем бирү проекты. Проект кысаларында лекторийлар, мастер-класслар, ток-шоу форматында легендар спектакльләрнең видео язмалары күрсәтелә, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырыла. Проектның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10