ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда бер хатынны кыйнаган, көчләгән һәм талаган җинаятьчене эзлиләр

14 март 2019, 21:51

Ир-ат кыска куртка, көрән резин итекләр, кара чалбар һәм көрән эшләпә кигән булган.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Казанда бер хатын-кызны кыйнаган, көчләгән һәм талаган ир-атны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы тикшерү бүлеге тарафыннан 64 яшьлек Александр Агафонов эзләнә. Ул көчләүдә, кыйнауда һәм алтын зәркән әйберләрен үзләштерүдә гаепләнә», - дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе

Эзләнүче ир-атның билгеләре: буе 175-185 см, тыгыз тәнле, кыска кара чәчле, ябык йөзле, күзләре тар, озын очлы борынлы. Агафонов кыска куртка, көрән төстәге резин итекләр, кара төстәге чалбар, көрән эшләпә кигән булган. Үзе белән куе зәңгәр төстәге спорт сумкасы булган.

Эзләнүче кеше турында мәгълүматы булган барлык кешеләрнең 8 (843) 511-28-32, 8 (843) 511-28-40 телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10