ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстан эшмәкәре татар халкын саклап калуга фермерлар да үз өлешен кертә ала дип саный

14 март 2019, 18:43 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Башкортстан эшмәкәре татар халкын саклап калуга фермерлар да үз өлешен кертә ала дип саный "Үземнән чыгып әйтә алам: иганәчелек эше алып барыла, мәчетләргә ярдәм күрсәтелә", - ди Илфат Әхмәтшин.

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Башкортстан эшмәкәре Илфат Әхмәтшин фермерлар татар халкын саклап калуга үзеннән өлеш кертә ала дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

  • Илфат Әхмәтшин - Болгавар районы Түреш-тамак крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы. Ул Казанда 14-16 мартта уза торган VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнаша. Бүген форум кысаларында авылларда кече һәм урта эшмәкәрлек турында тәҗрибә уртаклашуга багышланган секция Игенчеләр сараенда узды.

"Үземнән чыгып әйтә алам: иганәчелек эше алып барыла, мәчетләргә ярдәм күрсәтелә. Мәктәпләрдә төрле әдәби кичәләрдә, әйтик, Тукай иҗатына багышланган кичәдә актив катнашкан балаларны бүләкләү, татар теле укытучыларына да өлеш чыгару максатын куябыз. Милләтпәрвәрлек бар, бүтәннәр дә үзеннән өлеш чыгарсын иде дип өндим", - ди Илфат Әхмәтшин.

Фермер хуҗалыкта кошчылык, игенчелек белән 17 ел шөгыльләнүен әйтте. "8,5 мең ана каз көтүе, 3,5 мең мускус үрдәге асрыйбыз. 400 мең йомырка , 45 центнер ит җитештерәбез. Башта Татарстанга сата идек, хәзер Липецк, Новосибирск, Казахстанга кадәр чыгарабыз. Таможня союзына кердек", - диде ул.

Илфат Әхмәтшин Түреш-тамак авылында 30 кешене эшкә җәлеп иткәнен, киләчәктә Эш күләмен тагы да арттырырга җыенуын әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10