ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Дания Заһидуллина татар мәктәпләре ачарга хокукый нигез булуын искәртте

14 март 2019, 18:31 , Фото: Салават Камалетдинов

Дания Заһидуллина татар мәктәпләре ачарга хокукый нигез булуын искәртте Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты бүген авыл эшмәкәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясен тәкъдим итте.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Бүген Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучыларга Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иткәндә, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина аларны татар мәктәпләре һәм татар төркемнәре ачарга өндәде.

“РФ Конституциясендә дә, ТР Конституциясендә дә, Мәгариф турындагы законда да Татарстанда һәм Татарстаннан читтә татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә татар мәктәпләре, татар төркемнәре, балалар бакчаларында төркемнәр ачу хокукый яктан нигезләнгән. Андый хокукый мөмкинлек бар. Әйдәгез, ачыйк, әйдәгез булдырыйк”, - диде ул.

Заһидуллина искәрткәнчә, Татар халкының үсеш стратегиясе шушы хокукый нигезләрне күрсәтү максатын күздә тота.

Дания Заһидуллина эшмәкәрләрдән бу эштә финанс ярдәм күрсәтүләрен сорады. “Сез үз төбәгегездә сүз әйтә алырлык, бу эшкә финанс ярдәме кертә алырлык кешеләр”, - диде ул.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында быел 800ләп кеше катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10