ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Cанкт-Петербургта яшәүче җәмәгать эшлеклесе Наил Кикичев вафат

14 март 2019, 19:11

Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның Даими вәкиллеге мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Санкт-Петербургта яшәүче татар җәмәгать эшлеклесе Наил Кикичев 79 яшендә вафат булган. Бу турыда Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә Татарстанның Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Даими вәкиллек мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. 

  • Наил Гусупович Кикичев 1940 елның 13 августында Ленинградта туган. В.Н.Образцов исемендәге Тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлаган. Техник фәннәр кандидаты. Төрле җаваплы вазифаларда, шул исәптән 1984 елдан "Ленгазтеплострой" генераль директоры булып эшли. Г.А.Товстоногов исемендәге Зур драма театры попечительләр советы әгъзасы, Россиянең атказанган төзүчесе, орден, медальләр иясе.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10