ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмәндә себер татар шагыйре Булат Сөләймановка багышланган китап чыкты

14 март 2019, 17:16

Булат Сөләймановның әдәби әсәрләре рус, башкорт, казах, карачай-балкар, кырым татар, төрек, чуваш телләрендә бирелгән.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Төмән өлкәсендә “Күренекле шәхесләр” сериясендә себер татар шагыйре Булат Сөләйманов турында “Булат Сөләйманов һәм аның ил мәдәниятендәге мирасы” дип аталган китап чыкты. Әлеге басма Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина тырышлыгы белән дөнья күргән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Китапта Булат Сөләймановның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тупланган. Шагыйрьнең өлкәдәге фикердәшләренең, замандашларының, иҗатын өйрәнүчеләрнең әдипкә багышланган язмалары рус һәм татар телләрендә урын алган.

“Басмада Булат Сөләймановның әдәби әсәрләре рус, башкорт, казах, карачай-балкар, кырым татар, төрек, чуваш телләрендә бирелде. Тәрҗемәчеләр -  Мәхмүт Абдуллин, Рабит Батулла, Марсель Галиев, Тәүфыйк Әйди, Якуб Зәнкиев, Ләбиб Лерон һәм башкалар", диелгән бу хәбәрдә.

“Туган якларында иҗатында да ялгыз булды Булат, каләм тибрәтеп язып, үзләре турында белдерүчеләр булмады ул заманда бу якларда. Үзгәртеп кору еллары башлангач, җанын әрнетеп торган яшерен өметләре кузгалды, күңелендәге ярсулы хисләре ташып чыкты, ул туган себер татар халкын, себер татар телен торгызу, тарихи гаделлекне аякка бастыру өчен көрәште”, - дип яза Бибинур Сабирова “”Булатның беренче шигырьләре” язмасында.

"Бер-беренә берегеп формалашкан себер татарлары белән Казан татарларының уртак тамырлы мәдәниятен этник төркемнәргә бүленеп, аерылып үстерү юлына өндәмәде ул, ә татар дөньясы эчендә газиз себер татар теленең үсеш алуы турында хыялланды", - дип язган Бибинур Сабирова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10