ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Омскида яшәүче татар эшмәкәре татар авылын торгызырга алынган

14 март 2019, 16:41 , Фото: Салават Камалетдинов

Омскида яшәүче татар эшмәкәре татар авылын торгызырга алынган “Акча табып була икән, аны дөрес итеп ала гына белергә кирәк. Мәсәлән, грантлар, дәүләт программалары бар”, - диде Сөмбел Хәсәнова.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Алсу Исмәгыйлева). Омскида төзелеш ширкәтен җитәкләүче Сөмбел Хәсәнова өлкәдәге татар авылын торгызырга алынган. “Үз туган авылым еракта, Башкортстанда, шуңа Себердәге татар авылына җан өрергә булдым”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Татар эшмәкәрләрен авылларны торгызырга өндәү былтыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында яңгыраган иде. Сөмбел Хәсәнова шушы өндәүдән соң тәвәкәлләгән. “Без партнерым белән өлкәдәге татар авылларында йөрдек, аларны карадык. Сәет авылын сайлавыбызның сәбәбе - авыл халкының да көчле теләге булу”, - дип сөйләде эшмәкәр.

Эш әле башланды гына, ди Хәсәнова. “Сөмбелә бәйрәмен үткәрдек. Хәзер татар әкиятләре музеен ачарга телибез. Безгә хәтта башка милләт вәкилләре дә теләп ярдәм итә, алар да авылны торгызу идеясен югары бәяли. Авыл халкының да күңеле бик күтәрелде, алар киләчәккә өмет белән карый башлады”, - диде ул.

Эшмәкәр финанслауны өлкә җитәкчелегеннән, министрлыклардан соравын әйтте. “Баксаң, акча табып була икән, аны дөрес итеп ала гына белергә кирәк. Мәсәлән, грантлар, дәүләт программалары бар”, - дип мисал китерде ул.

Омск өлкәсендәге Сәет авылына нигез 1576 елда салынган. Сөмбел Хәсәнова бүгенге көндә авылда 70ләп кеше яшәвен әйтте. “Алар беркая да китмәскә дип ниятләгән кешеләр”, - диде ул.

Эшмәкәр киләчәктә бу авылда татар этноавылы туристик комплексы, балыкчылык комплексы булдырырга ниятли. “Мин башка татар эшмәкәрләрен дә авылны торгызу эшендә катнашырга чакырам”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10