ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә татар телен өйрәнү буенча җәйге мәктәп уздыру планлаштырыла

14 март 2019, 16:33 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә татар телен өйрәнү буенча җәйге мәктәп уздыру планлаштырыла Анда мәктәп каникуллары вакытында балалар татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнә алачак.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Мәскәү педагогика университеты филология институты вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада институт директоры, рус классик әдәбияты кафедрасы мөдире Елена Чернышева, директор урынбасары Марина Сарапас, доцент, филология фәннәре кандидаты Ландыш Латфуллина катнаштылар. Чара Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды. Яклар Мәскәүдә татар телен өйрәнү мәсьәләләре, уртак чаралар, проектлар мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Равил Кәлимулла улы университет вәкилләренә Россия башкаласында татар телен саклауга юнәлдерелгән эшләре, Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре өчен профессиональ кадрлар әзерләүләре өчен рәхмәт белдерде.

2018 елдан Мәскәү педагогика университетында «Татар филологиясе» магистр программасы буенча белем бирелә. Магистратура программасы тәмамланганнан соң аспирантурада уку мөмкинлеге бар. Елена Чернышева билгеләп үткәнчә, 2019 елдан университетта «Төрки филологиясе» магистр программасы буенча татар һәм төрек телләрен өйрәнү башланачак.

Февраль аенда Мәскәү педагогика университетында Татарстаннан чыккан татарларның Г. Тукай исемендәге «УКЫтучы»/«УЧИтель» якташлык җәмгыяте ачылды. Чара Халыкара туган тел көненә багышланган иде. Татарстан якташлыгын ачу тантанасында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин катнашты.

Мәскәү дәүләт университетының Филология институты директоры Елена Чернышева шулай ук югары уку йорты каршында татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү буенча җәйге мәктәп ачу мөмкинлеге барлыгын билгеләп үтте. Анда мәктәп каникуллары вакытында балалар шулай ук сөйләм техникасын өйрәнә, текстлар белән эшләргә өйрәнә алыр иде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10