ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Миңнехановның Таҗикстанга сәфәренең төп максаты товар әйләнешен арттыру булачак

14 март 2019, 15:41 , Фото: pixabay.com/СС0

Рөстәм Миңнехановның Таҗикстанга сәфәренең төп максаты товар әйләнешен арттыру булачак
2017 елда өч тапкыр үсештән соң 2018 елда Татарстан белән Таҗикстан арасында үзара товар тәэмин ителеше күләме кимеде.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19-20 мартта Таҗикстанга эшлекле сәфәр кылырга ниятли. Сәфәрнең төп максаты Татарстан белән Таҗикстан арасында сәүдә әйләнешен арттыру булачак. Бу хакта Казан Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сишәмбе көнне Рөстәм Нургалиевич җитәкчелегендәге республика делегациясенең Таҗикстанга ике көнлек сәфәре башлана. Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнешенең иң югары күрсәткечләреннән берсе 2017 елда теркәлде. Ул чакта үсеш өч тапкырдан артты һәм 30 млн доллардан артып китте. Кызганыч, 2018 елда бу күрсәткеч шактый кимеде. Әмма Таҗикстан белән без хезмәттәшлекне җайга сала башлыйбыз гына», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, Таҗикстан белән Татарстанның эре компанияләре, шул исәптән КАМАЗ, «Татнефть», «Татхимфармпрепаратлар», «Позис» хезмәттәшлек итә. «Әгәр экспортта тәкъдим итәрлек нәрсәләр бар икән — каучук, резина, нефть һәм аны кудыру продуктлары... әмма импортта бик аз категория — казаннар һәм җиһазлар», - дип билгеләде Казан Кремле вәкиле.

Галимова ачыклаганча, республика «КАМАЗ» ГАҖ автотехникасы белән тәэмин итүдә, шулай ук электр энергетикасы өлкәсендә Таҗикстан белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер. Татарстан компанияләре Таҗикстанның энергетика объектларын реконструкцияләүдә һәм модернизацияләүдә катнашырга, шулай ук Татарстан Республикасында җитештерелә торган медицина эшләнмәләре һәм медикаментлар белән тәэмин итәргә әзер.

«Таҗикстанның тау предприятиеләре ихтыяҗлары өчен, аерым алганда, күмер чыгару предприятиеләре өчен техника белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалы булып тора. Бу очрашуларда фикер алышырга планлаштырган юнәлешләрнең берсе», - дип билгеләп үтте Казан Кремле вәкиле.

Татарстан Президентының Дүшәмбегә ике көнлек сәфәре 19-20 мартта планлаштырылган. Сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән Татарстан һәм Таҗикстан арасында хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләшүләр уздырырга планлаштыра.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10