ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Үзбәкстан мөфтие Усмонхон Алимов Кол Шәриф мәчетенә соклануын әйтте

14 март 2019, 15:19 , Фото: dumrt.ru

Үзбәкстан мөфтие Усмонхон Алимов Кол Шәриф мәчетенә соклануын әйтте Бу көннәрдә Татарстан Республикасына Үзбәкстанның дәүләт һәм дин эшлеклеләреннән торган делегация сәфәр кыла.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Кол Шәриф” мәчетендә Үзбәкстан мөфтие Усмонхон Алимовны каршы алды. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булганча, бу көннәрдә Татарстан Республикасына Үзбәкстанның дәүләт һәм дин эшлеклеләреннән торган делегация сәфәр кыла. Кичә алар республикабызның мөфтияте, ислам дини уку йортлары, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе, Россия ислам институты эшчәнлеге белән таныштылар, Казанның “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәгендә булдылар.

Үзбәкстан мөфтие берничә көн дәвамында республикабызга сәфәр барышында алган уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты, үз эшчәнлекләрендә Татарстанның ислам яңарышы өлкәсендәге тәҗрибәләр кулланылачагы хакында белдерде. Камил хәзрәт Сәмигуллинга җылы кабул итүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Татарстанның йөзек кашы саналган Кол Шәриф мәчетендә булганда да Усмонхон Алимов гыйбадәтханәнең архитектур үзенчәлекләренә соклануы турында әйтте. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакка биредә тәүлек әйләнәсе татар хафизлары тарафыннан Коръән укылуы һәм аның онлайн трансляцияләнүе турында сөйләде.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Кол Шәриф мәчетенең тарихына тукталып үтте, бүгенге көндә мәчеттә лаеклы урын тапкан истәлекле бүләкләр – Мәккәдән, Кәгъбәтуллаһ япмасы булып хезмәт иткән кисвәне күрсәтте. Алга таба Үзбәкстан дин эшлеклеләреннән торган кунаклар төркеме Ислам мәдәнияте музеена узды. Биредә аларны музей директоры Илнур Низамиев танылган татар каллиграфы Нәҗип Нәккашның “Традицияләр яңарышы” күргәзмәсе белән таныштырды.

Кунаклар очрашу барышында Бохарада Мәрҗанигә истәлек тактасы ачылу вакыйгасын искә төшерделәр, әлеге вакыйгада катнашкан Татарстан делегациясенә рәхмәт сүзләре белдерделәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10