ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкорстан эшмәкәре татар халкы үсешендә төп урынны милли мәгариф билгели дип саный

14 март 2019, 16:06 , Фото: Салават Камалетдинов

Башкорстан эшмәкәре татар халкы үсешендә төп урынны милли мәгариф билгели дип саный Аның фикеренә җавап итеп, Дания Заһидуллина Татарстанда башланган "Шәймиев мәктәбе" проектын мисал итеп китерде.

(Казан, 14 март, " Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Башкортстаннан эшмәкәр Ирек Бәкәров, татар халкының үсешен тәэмин итү өчен, иң элек милли мәгарифкә урын бирелергә тиеш дигән фикердә. Бу тәкъдимен ул бүген Милли үсеш стратегиясе эскизы VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены вәкилләренә күрсәтелгәннән сон җиткерде. Эскиз презентациясен Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, стратегия төзүчеләрнең берсе Дания Заһидуллина үткәрде.

  • Бүген тәкъдим ителгән эскиз - Татар халкының үсеш стратегиясе эскизының өченче, ягъни янартылган версиясе. Аны Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтында карап була.

Ирек Бәкәров татар кешесенә ана телендә урта һәм һөнәри белем алу мөмкинлеген булдыру мөһим икәнен искәртте. Аның фикеренә җавап итеп, Дания Заһидуллина Татарстанда башланган "Шәймиев мәктәбе" проектын мисал итеп китерде.

"Бу мәсьәлгә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кушылып китте һәм өч телдә укыта торган модель мәктәп булдыру идеясе белән чыкты. Казанда бу мәктәп 1920 елда эшләп китәргә тиеш. Шушы проект белән бергә татар милли университетын булдыру һәм, 90нчы еллардагы кебек үк, вузларда татар балалары өчен татар төркемнәрен булдыру мөмкинлеге тикшерелә, фикерләр туплана. Əлеге мәсьәлдә шундый алга китеш бар", - диде Дания Заһидуллина.

Ирек Бәкәров шулай ук мәктәпләрдә татар теле дәресләре кимүгә борчылуын белдерде. "Бу мәсьәләне федераль законнарга үзгәреш кертеп кенә хәл итеп була", - дип җавап бирде Заһидуллина.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10