ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Россия ислам институты Үзбәкстанның Халыкара ислам академиясе белән меморандум төзеде

14 март 2019, 14:25 , Фото: prtuz.tatarstan.ru

Россия ислам институты Үзбәкстанның Халыкара ислам академиясе белән меморандум төзеде Меморандум академик хезмәттәшлек һәм профессор-укытучылар составы белән алмашу өлкәсендә ике якка да файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыруны күздә тота.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Кичә Үзбәкстан Республикасының иҗтимагый һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе – Үзбәкстан Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе ректоры Рөстәм Касыймов җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе Россия ислам институтында булды. Бу хакта Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация составында шулай ук Үзбәкстанның Халыкара ислам академиясе һәм Ташкент ислам институты ректоры Уйгун Гафуров, Үзбәкстан мөфтие Усманхан Алимов та бар иде.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин аларга институт буйлап экскурсия үткәрде. Кунаклар Россия ислам институтының китапханәсе, Ислам каллиграфиясе үзәге, дистанцион белем бирү бүлеге һәм ислам мәгарифе музее белән танышты.

Очрашу вакытында Рәфыйк Мөхәммәтшин Россия ислам институты эшчәнлеге һәм төп әзерлек юнәлешләре хакында сөйләде. Үз чиратында, кунаклар Үзбәкстанда ислам мәгарифе системасы белән таныштырдылар.

Шулай ук Россия ислам институты һәм Үзбәкстанның Халыкара ислам академиясе арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Әлеге меморандум мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү, академик хезмәттәшлек һәм профессор-укытучылар составы белән алмашу өлкәсендә ике якка да файдалы мөнәсәбәтләр урнаштыруны күздә тота.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10