ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбегә эш сәфәре вакытында Таҗикстан Президенты белән очраша

14 март 2019, 13:25 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбегә эш сәфәре вакытында Таҗикстан Президенты белән очраша Очрашуда ил башлыклары дәрәҗәсендәге актив элемтәләрне исәпкә алып, хезмәттәшлекне ныгыту хакында фикер алышачаклар.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 мартта Дүшәнбегә ике көнлек эш сәфәре кысаларында Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән очраша. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«19 мартта көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнехановның Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашуы планлаштырылган. Очрашуда ил башлыклары дәрәҗәсендәге актив элемтәләрне исәпкә алып, хезмәттәшлекне ныгыту хакында фикер алышачаклар», - диде Галимова.

Казан Кремленең рәсми вәкиле искәрткәнчә, Миңнеханов һәм Рахмон шулай ук Татарстан Президенты җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларындагы уртак эш хакында да фикер алышачак.

Таҗикстан Президенты Татарстан башкаласына 2005 елда БДБ илләре башлыклары саммитына (ул Казанның 1000 еллыгы кысаларында үткәрелде) килгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10