ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Васил Шәйхразиев тимер юл вокзалларының өчесендә генә татарча мәгълүмат бирелүен әйтте

14 март 2019, 13:04 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Васил Шәйхразиев тимер юл вокзалларының өчесендә генә татарча мәгълүмат бирелүен әйтте Вице-премьер юлкүрсәткечләрнең дә 100 процент дәрәҗәдә ике телдә булырга тиешлеген белдерде.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тимер юл вокзалларының өчесендә генә татар телендә мәгълүмат бирелүен әйтте. Бу хакта ул бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында сөйләде.

Вице-премьер 2018 елда республиканың дәүләт телләре турында законны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап тотты.

“Автовокзаллар, тимер юл вокзаллары ике дәүләт телендә эшләргә тиеш. Горький тимер юлында 24 тимер юл вокзалының өчесендә генә татар телендә мәгълүмат бар. Транспорт министрлыгы бу мәсьәләне контрольдә тота. Иң мөһиме – бу мәсьәләнең үтәлешенә ирешү”, - диде Васил Шәйхразиев.

“Автомобиль юлларын алсак, 2018 елның дүртенче кварталында 5 мең 122 юлкүрсәткеч урнаштырылган. Шуларның 4 мең 177е – ике дәүләт телендә. Бу 82 процент тәшкил итә. Алабуга, Лениногорск, Спас районнарында иң түбән күрсәткеч – 9 процент. Без динамиканы күрсәтергә һәм юл күрсәткечләрнең ике телдә булуында 100 процентка җитәргә тиешбез”, - диде вице-премьер.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10