ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 74 яшьлек ир-ат өен һәм машинасын уттан коткарырга тырышканда зыян күргән

14 март 2019, 12:41 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда 74 яшьлек ир-ат өен һәм машинасын уттан коткарырга тырышканда зыян күргән Янгын кичә иртән Тукай районының Иштирәк авылында чыккан.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстанда 74 яшьлек ир-ат өен һәм машинасын уттан коткарырга тырышканда җитди зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 9.52 сәгатьтә 112 бердәм номерына Тукай районының Иштирәк авылында агач йорт һәм өй янында торган «УАЗ» автомобиленә ут кабуы турында хәбәр килде», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

«Иштирәк» ирекле янгын сүндерү командасы урынга өч минут эчендә килеп җитә. Алар йорт хуҗасының ишегалдында дөрләп янып киткән машинасын сүндерергә тырышуын ачыклый.

25 процент тәне пешкән 74 яшьлек ир-атны Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 20 минут эчендә сүндергән. «Кызыл әтәч» агач йортны һәм «УАЗ» автомобилен тулысынча юк иткән.

Ут фаҗигасе газ җиһазын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10