ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Район-шәһәр сайтларында яңалыкларны татарчага тәрҗемә итү 74 процент дәрәҗәсендә генә

14 март 2019, 12:17 , Фото: Михаил Захаров/архив

Район-шәһәр сайтларында яңалыкларны татарчага тәрҗемә итү 74 процент дәрәҗәсендә генә Васил Шәйхразиев бу күрсәткеч буенча министрлыклар һәм ведомстволар сайтларының алдарак булуын әйтте.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев муниципаль берәмлекләр сайтларында яңалыкларның татарчага тәрҗемә ителеше 74 процент дәрәҗәдә генә булуын әйтте. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында сөйләде.

Аның әйтүенчә, былтыр муниципаль берәмлекләр сайтларында рус телендә 86 мең яңалык чыккан, татар теленә шуның 63 меңнән артыгы тәрҗемә ителгән. “Күрсәткеч 74 процент тәшкил итә. Муниципалитетларга 100 процентка җитү өчен эшлисе күп әле”, - диде Шәйхразиев.

Вице-премьер бу мәсьәләдә беренче кварталда 100 процентка ике район гына ирешкәнен, 23 район 50 процентка да җитмәгәнен әйтте. Дүртенче квартал буенча, 9 район 100 процентка ирешкән, 25 муниципалитет 95 процент материалны тәрҗемә иткән. Спас һәм Баулы районнары гына дүртенче кварталда яңалыкларның 50 проценттан азрак өлешен тәрҗемә иткән.

Унике ай эчендә министрлыклар һәм ведомстволар сайтларында 26 мең русча һәм 25 мең татарча яңалык бастырылган. Тәрҗемә буенча уртача күрсәткеч 96 процент тәшкил иткән. “Бу, 2017 елга караганда, 25 процентка күбрәк. Безнең бурыч – 2019 елдан башлап, бу күрсәткечне 100 процентка җиткерү”, - диде Васил Шәйхразиев.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10