ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе арткан

14 март 2019, 11:34 , Фото: Шамиль Садыков/архив

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе арткан
Быел, узган елдагы кебек үк, Татарстаннан 1800 мөселман хаҗ кылачак.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе 5-7 процентка арткан. Бу валюта һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.

  • 2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде.

Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән камилләштерелгән электрон виза системасына бәйле Россия хаҗилары өчен виза алу җиңеләйтеләчәк.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы белдерүенчә, быел Татарстанда, узган еллар белән чагыштырганда, хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә.

Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10