ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актанышта яхшы күрсәткечләргә ирешкән авыл башлыгына ат статуэткасы тапшырылган

14 март 2019, 14:34 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актанышта яхшы күрсәткечләргә ирешкән авыл башлыгына ат статуэткасы тапшырылган "Мондый төр бүләк авыл башлыкларына беренче тапкыр бирелә", - диде Алмаз Нурлыев.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Актаныш районында ай дәвамында яхшы күрсәткечләргә ирешкән авыл башлыгына ат статуэткасы тапшырганнар. Бу хакта “Актаныш - туган ягым” группасын булдырган блогер Алмаз Нурлыев “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Зур уңышлары өчен башта колхозларга, хәзер авыл җирлекләренә беренче тапкыр мондый төр бүләк бирелде. Кичә ат статуэткасын Иске Байсар авыл башлыгы Рәмис Кадыйровка тапшырдык”, - диде Алмаз Нурлыев.

“Актаныш районында айлык эш нәтиҗәләренә ай саен йомгак ясыйлар. Шуңа күрә һәрдаим җыелыш уздырыла. Мал саны, айлык сөт җитештерү саны күрсәткечләре югары булганга күрә, ат статуэткасы быел безнең авыл җирлегенә тапшырылды”, - диде Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйров.

Аның сүзләренчә, ат статуэткасы күчмә кубок булып тора. Шуңа күрә башкалар өчен дә кызыксындыру чарасы булып тора. Статуэтка киләсе айда сөт, мал саны күрсәткечләре югары булган башка авыл җирлеге башлыгына тапшырылачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10