ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәмендә бер тонна пылау әзерләнәчәк

14 март 2019, 11:52

Көн дәвамында милли кул эшләнмәләре сатып алырга, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак.
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 24 март көнне Мәскәү ВДНХсының 75 павильонында узачак Нәүрүздә бер тонна пылау пешерәчәкләр. Бу хакта "Москва Татарская" сайты хәбәр итә. 
 
Көн дәвамында милли кул эшләнмәләре сатып алырга, милли ризыклардан авыз итәргә мөмкин булачак. 
 
Ачык мәйданда узачак Пылау фестивалендә бер тонналап  пылау пешерергә планлаштыралар. Шулай ук башка төрле милли ризыклар әзерләү дә күздә тотыла.
 
Шулай ук тарихка, мәдәнияткә багышланган чаралар, профессиональ артистлар һәм үзешчән сәнгать әһелләре концерты, милли костюмнар дефелисе, ярминкәләр тәкъдим ителәчәк. 
 
Спорт яратучылар өчен милли спорт ярышлары оештырылачак, балаларга махсус мәйданчыклар булдырылачак. 
 
Бәйрәмдә Мәскәү татар оешмалары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге дә катанашырга планлаштыра. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10