ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Васил Шәйхразиев парк, шугалакларда музыка ике дәүләт телендә яңгырарга тиешлеген әйтте

14 март 2019, 10:44 , Фото: Рамиль Гали/архив

Васил Шәйхразиев парк, шугалакларда музыка ике дәүләт телендә яңгырарга тиешлеген әйтте Вице-премьер дәүләт телләре турында закон үтәлеше күрсәткечләре үтәлмәгән унике районны атады.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев парк, шугалакларда һәм башка җәмәгать киңлекләрендә музыкаль бизәлеш ике дәүләт телендә булырга тиешлеген әйтте. Бу мәсьәләне ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында күтәрде.

“Ни өчен паркларда, шугалакларда музыка ике дәүләт телендә яңгырамый? Кешеләр моны белә, борчыла. Моның өчен муниципалитетлар җаваплы. Бу эш төгәл башкарылуын сорыйм. Законның бөтен куәтенә эшләвен телибез”, - диде Васил Шәйхразиев.

Ул дәүләт телләре турында закон үтәлеше буенча 33 районда яхшы динамика булганын, ләкин 12 районда күрсәткечләр үтәлмәгәнен әйтте. “Бу - Әлки, Әтнә, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Питрәч, Зәй, Теләче, Чирмешән, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнары. Район башлыклары шәхси контрольгә алсын. Финанслар, кадрлар дисәк тә, бу закон бозылу очракларында акламый”, - дип кисәтте вице-премьер.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10