ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә актив татар хатын-кызлары турында сөйләячәкләр

14 март 2019, 10:50

1926 елда башкалада - 17 мең, 1936 елда 57 мең татар исәпләнгән.
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 16 март көнне Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә революциягә кадәр һәм Бөек Ватан сугышы алды елларында актив эшчәнлек алып барган татар хатын-кызлары турында сөйләячәкләр. Бу хакта җирле Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
"Революциягә һәм Бөек Ватан сугышы елларына кадәр Мәскәү татарларының хатын-кыз вәкилләре" лекциясен журналист, тарихчы Әхмәт Галимов укыячак. 
 
  • Мәскәү шәһәренә татарлар XIV гасырда күченеп килә башлый, калада Татар бистәсе формалаша. Алтын Урдадан чыккан һәм Идел буе татарларыннан гыйбарәт булган бистә шәһәрдән читтә исәпләнгән беренче бистәләрнең берсе. XVII гасырда ул шәһәргә кушыла. 1926 елда башкалада - 17 мең, 1936 елда 57 мең татар исәпләнгән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10