ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда йөк төягеч автобуска бәрелү нәтиҗәсендә өч пассажир зыян күргән

14 март 2019, 10:35

Авария кичә Рихард Зорге урамында булган.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Казанда йөк төягеч автобуска бәрелү нәтиҗәсендә өч пассажир зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 12.40 сәгатьтә Рихард Зорге урамындагы 28нче йорт каршында йөк төягечнең йөртүчесе, башлангыч мәгълүматларга караганда, тиешле дистанция сакламаган һәм алда туктаган «МАЗ» автобусына килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, җәмәгать транспортының өч пассажиры – 70, 52 һәм 38 яшьлек хатын-кызлар төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10