ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Хозур ТВ» каналы «Россиянең горурлыгы булган мөселманнар» сериясендәге фильмнарны күрсәтә

14 март 2019, 10:09

Хәзерге вакытта әлеге сериядә 23 кыска метражлы документаль фильм төшерелгән.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә «Хозур ТВ» телеканалында «Россиянең горурлыгы булган мөселманнар» сериясендәге фильмнарны күрсәтү турында килешү төзелде. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов йөкләмәсе белән РФ мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән килешүгә РФ мөселманнары Диния нәзарәте Фән һәм мәгариф департаментының мәдәният бүлеге башлыгы Әхмәт Макаров кул куйды. «Хозур ТВ» ягыннан исә килешүне әлеге телеканалның баш мөхәррире Илдус Хисмәтуллин имзалады.

«Безнең телеканал «Россиянең горурлыгы булган мөселманнар» сериясендәге фильмнарны 18 марттан күрсәтә башлаячак. Атнасына ике фильм (ял көннәрендә алар кабатлана) күрсәтү күздә тотыла. Безнең каналны интернетта, кабель челтәре аша Татарстан, Башкортстан республикалары, Оренбург һәм Воронеж өлкәләрендә (тамашачыларның саны 500 меңнән артып китә) карыйлар», - диде Илдус Хисмәтуллин.

  • Хәзерге вакытта «Россиянең горурлыгы булган мөселманнар» сериясендә 23 кыска метражлы документаль фильм төшерелгән.

«Фильмнарның һәркайсы Россия үсешенә билгеле бер өлеш керткән мөселман геройлары, илнең патриотлары турында сөйли. Алар арасында ислам галимнәре һәм мәгърифәтчеләре Хөсәен Фәезханов, Муса Бигиев, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Исмәгыйль Гаспринский һ.б. бар», - дип искәртте проектның продюсеры һәм авторы Әхмәт Макаров.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10