ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казанда Равил Бохараевны искә алачаклар

14 март 2019, 09:45

Кырыктан артык шигырь, проза, шулай ук тарихи һәм икътисади-сәяси тикшеренүләр китаплары авторы 2012 елда Лондонда вафат була.
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 4 апрель көнне "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының кече залында Равил Бохараевны искә алу кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә. 
 
  • Равил Бохараев – танылган шагыйрь, проза остасы, тарихчы, тәрҗемәче. 1951 елда Казанда туган. 1990 еллардан Лондонда Бибиси Рус хезмәтендә эшләгән. Ул кырыктан артык шигырь, проза, шулай ук тарихи һәм икътисади-сәяси тикшеренүләр китаплары авторы.
  • Ул 2012 елның 24 гыйнварында Лондонда вафат була.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10