ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан Кырымда халык һөнәрчелеге күргәзмәсен оештыра

14 март 2019, 09:22 , Фото: архив

Татарстан Кырымда халык һөнәрчелеге күргәзмәсен оештыра Күргәзмә сентябрь аенда узар дип көтелә.

(Казан, 14 март, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстан Республикасы Кырымда халык осталарының күргәзмәcен оештыра. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Халык сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсепчелеген үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев хәбәр итте.

Күргәзмә сентябрь аенда узар дип көтелә, әлегә аның төгәл датасы билгеле түгел.

«Без әлеге күргәзмәдә Татарстанның бренды булган традицион әйберләрне - күн мозаикасы, милли костюмнар һ.б. тәкъдим итәргә телибез», - диде Нури Мостафаев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10