ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамлана

14 март 2019, 07:10

Халыкара җыр бәйгесендә катнашырга теләүчеләрнең тагын бер тәүлек вакыты калып бара.
(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 15 март көнне, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара җыр фестивалендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамлана. Бу хакта фестивальнең социаль челтәрдәге рәсми сәхифәсендә хәбәр ителә. 
 
Фестивальнең сайлап алу турларын Казанда һәм Уфада уздыру планлаштырыла. Бәйгенең финалы исә 1 апрель көнне Татарстан башкаласында үтәчәк. Гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы 11 майга билгеләнгән.  
  • Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале 2004 елдан уздырыла. Шул дәвер эчендә ул дистәләгән җырчыларга зур сәхнәгә юл ачты.
  • Фестиваль лауреатлары арасында Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, Гөлназ Асаева, Марсель Вагыйзов, Айгөл Хәйри, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов һәм башка җырчылар бар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10