ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Түбән Камада җитәкчеләр арасында чаңгы ярышлары үтәчәк

14 март 2019, 03:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада җитәкчеләр арасында чаңгы ярышлары үтәчәк Быелгы ярыш "Түбән Кама нефтехим" предприятиесенең беренче җитәкчесе Николай Лемаевның 90 яшьлегенә багышланган.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 16 мартта 10:00 сәгатьтә җитәкчеләр арасында "Алмаш2 укыту-тренировкалар ясау базасында "Түбән Кама нефтехим" призына чаңгы ярышы оештырыла. Быелгы ярыш предприятиенең беренче җитәкчесе Николай Лемаевның тууына 90 ел булуга багышланган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ярышта катнашучы хатын-кыз җитәкчеләр - 2 км, ир-атлар 3 км ераклыкка узышачак.

17 март көнне исә 10, 20 һәм 30 км дистанцияләргә ел саен уздырыла торган чаңгы марафоны үтә. Җиңүчеләр медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10