ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада төрле белгечлектәге табиблар өлкән буын вәкилләре өчен лекцияләр укыган

14 март 2019, 07:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада төрле белгечлектәге табиблар өлкән буын вәкилләре өчен лекцияләр укыган Шәһәрнең 11 медицина учреждениесеннән 33 табиб 44 дәрес үткәрде.

(Казан, 14 март, "Татар-информ").  Түбән Камада Өченче буын университеты студентлары өчен "Медицина белеме нигезләре" дигән лекцияләр циклы узды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Өлкән буын вәкилләре өчен лекцияләр 18 октябрьдә башланган иде, бу вакыт эчендә шәһәрнең 11 медицина учреждениесеннән 33 табиб 44 дәрес үткәрде.

Төрле белгечлектәге табиблар - окулист, онколог, кардиолог, эндокринолог, гериатр, эпидемиолог, инфекционист, стоматолог, психотерапевт, гинеколог, фтизиатр, травматолог, педиатр, медицина көллияте укытучылары өлкәннәрне үз сәламәтлекләрен кайгырту һәм ныгыту алымнары, профилактика чаралары, дәвалау гимнастикасы белән таныштырдылар.

Соңгы дәрестә ашыгыч медицина ярдәме станциясе эше турында фельдшер Ольга Михайловская чыгыш ясады. Үзенең төп эшеннән тыш, ул инде 17 ел буш вакытларында начар ишетүче балаларны биергә өйрәтә.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова әйтеп узганча, курслар, сәламәтлекләре кинәт начараеп, авыр хәлгә тарыган очракта, өлкән кешеләргә үз-үзләрен ничек тотарга һәм нинди чаралар күрергә кирәклеген өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.

Киләсе курсларга язылу сентябрь аенда педагогика көллиятендә оештырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10