ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Сабада өстәл теннисы ярышларында җитмешләп кеше катнашкан

14 март 2019, 00:00 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Сабада өстәл теннисы ярышларында җитмешләп кеше катнашкан Ярышлар, бина ачылганнан соң, биредә беренче тапкыр уздырылган

(Саба, 14 март, "Татар-информ",  "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). "Саба-Арена" спорт комплексында халыкара хатын-кызлар көненә багышлап өстәл теннисы ярышлары үткәрелде. Барлык яшьтәгеләр катнашында узган ачык турнирда район һәм Казан шәһәре спортчылары – барысы 70 кеше уйнады.

Бина ачылганнан соң биредә беренче тапкыр уздырылган ярышларны ачу тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы  Ирек Гарипов, "Яшел парк" җәмгыяте генераль директоры Марат Галиев чыгыш ясады. Өч сәгатькә якын барган уеннардан соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеле булды.

Әлеге ярышлар легендар урманчы Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә 22-24 мартта яңа бинада үткәреләчәк өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышларының генераль репетициясе булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10