ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Равил Фәйзуллин сабыйлар өчен шигырьләр язарга хыяллануы турында әйтте

13 март 2019, 20:40 , Фото: Султан Исхаков

Равил Фәйзуллин сабыйлар өчен шигырьләр язарга хыяллануы турында әйтте "Олыгая төшкәч, янәдән балаларга якынаю теләге уянды", - диде Татарстанның халык шагыйре.

(Казан, 13 март, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин янәдән балалар өчен шигырьләр язарга уйлый. Бу хакта ул "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә әйтте.

"Олыгая төшкәч, янәдән балаларга якынаю теләге уянды. Беренче китабымны нәниләр өчен чыгарган идем. Шулай ук төрле елларда балалар өчен язылган 5-6 китабым чыкты. “Казан утлары” журналында 25 еллап баш редактор булып эшләгәнгә балалар өчен язудан читләшергә туры килде”, - диде шагыйрь.

"Хәзер янәдән балалар өчен, сабыйлар өчен чын, матур шигырьләр язарга хыялланам, минем бу теләгем тормышка ашар дип уйлыйм", - диде Равил Фәйзуллин.

  • Равил Фәйзуллин - Татарстанның Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның халык шагыйре. Балалар өчен язылган "Рәсем ясыйм", "Чәчәкләр үстердем", "Паласны кем кагар?", "Якты моң" исемле балалар китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең бер өлешен тәшкил итәләр. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10